«Калеб» яңа буын җыены Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясе белән берлектә «Калеб-ликбез» проектын тәкъдим итә

2015 елның 31 марты, сишәмбе

«Калеб» яңа буын җыены Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт Консерваториясе белән берлектә «Калеб-ликбез» проектын  тәкъдим итә. “Калеб-ликбез” аерым сәхифә буларак моңа кадәр интернет челтәрендә (http://kalebtatar.ru/, http://vk.com/kalebjanabun) яши иде инде. Ликбез - агарту, белем бирү мәгънәсендә. Казан дәүләт консерваториясенең 70 еллыгы уңаеннан “Калеб” җанлы дәресләргә чакыра.

Консерваториядә туган проект буларак, “Калеб” апрель дәвамында республиканың билгеле сәнгать әһелләре тарафыннан үткәрелгән лекция һәм мастер-классларга дәшә. Юбилей аеның һәр чәршәмбесендә музыка дөньясының төрле өлкәләрен бергәләп барлыйк!

1 апрель – Радик Сәлимовтан “Тормыш рәвеше буларак иҗат яисә ишетер өчен ничек тыңларга” дигән темага лекция.

Радик Сәлимов - композитор, импровизатор, мультиинструменталист, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең музыка бүлеге җитәкчесе. Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы.

8 апрель - Зилә Сөнгатуллинадан вокал буенча мастер-класс.

Зилә Сөнгатуллина – Казан дәүләт консерваториясе профессоры, вокал кафедрасы мөдире, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы.

15 апрель – Геннадий Макаровтан фольклор һәм борынгы милли уен кораллары буенча җанлы остаханә. Очрашуда Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнаша.

Геннадий Макаров- музыковед-фольклорчы, остаз, милли уен коралларында башкаручы.

22 апрель – Эльмир Низамовтан композиция буенча лекция.

Эльмир Низамов – композитор, оcтаз, Россия композиторлар берлегенең Татарстандагы “МолОт” (Яшьләр бүлеге) рәисе, Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы.

Лекция-остаханәләр Казан дәүләт консерваториясенең Орган залында узачак (Зур Кызыл урамы, 38 нче йорт, 3 нче кат). Башлана 18.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International