Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең театраль кунак бүлмәсендә Кариев театры труппасы белән очрашу була

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

2 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Театраль кунак бүлмәсендә Кариев театры труппасы белән очрашу булачак. Кичә сәгать биштә башлана. Китапханәдә сәнгать әһелләре, китап һәм театр  сөючеләр җыелачак. Алар театрның баш режиссеры Ренат Әюпов һәм  артист Нуриәхмәт Сафин, башка артистлар белән әңгәмә корачак. 

Шулай ук спектакльләрдән өзекләр һәм музыкаль номерлар күрсәтеләчәк.

Керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International