20 – 21 мартта ДЗКЗда музыкант, сәнгать белгече, язучы, режиссер, актер, Стокгольмның Драма институты профессоры, гаҗәеп киң эрудицияле шәхес – Михаил Казиник белән мавыктыргыч очрашулар узачак. Мәдәният һәм сәнгатькә багышланган лекцияләрен ул сәхнәдә «уйнап күрсәтә», тамашачыларны мөлаемлеге һәм белеме белән тылсымлап, һәр чыгышын могҗизага, кабатланмас вакыйгага әйләндерә. Моңа кадәр бары Ираклий Андрониковта гына булган сирәк талант иясе Михаил Казиник тамашачылар алдында ике чыгыш ясаячак. Лекцияләрнең темасы: 1) 20 мартта кичке җиденче яртыда – «Крейцер сонатасы. Толстой һәм Музыка»; 2) 21 мартта кичке сәгать биштә «Пушкин һәм Чайковский. «Евгений Онегин».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте