23 – 25 мартта «Татаркино» кинозалында уздырыла торган конференциядә 2014 елда Татарстанда төшерелгән фильмнар да күрсәтеләчәк. Анда бәйсез кино тәнкыйтьчеләре катнашачак. Сыйфат турында мондый җыелып сөйләшүне «Татаркино» икенче тапкыр уздыра. Беренче тапкыр узган елда анда Казан режиссерлары һәм кино тәнкыйтьчеләре генә катнашкан булса, быел башка төбәкләрдән дә бәйсез экспертлар чакырулы.
Аккредитация узу өчен: PRtatar-cinema@yandex.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте