Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар мәгълүм булды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне карап тикшергәннән соң Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре комиссиясе түбәндәге кандидатларны күрсәтү турында карар кабул итте: 

Булатова Клара Гариф кызы

 «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «К солнцу лицом» (Казан: Рухият, 2013 ел) китаплары өчен. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдим итә.

Кәримов Камил Әдһәм улы

«Уен: роман, хикәяләр һәм юморескалар» (Казан:  Татарстан китап нәшрияты, 2010 ел), «Игезәкләр йолдызлыгы: роман-фарс» («Казан утлары» журналы, 2010 ел: №9, 5-62 б., №10, 6-50 б.), «Ком сәгате: роман, повестьлар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000 ел) «Сакау күке: роман, повесть» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел) романнары өчен. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим итә.

Колмогорцева Ирина Константиновна

 «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләр сериясе өчен. «Россия рәссамнар берлеге»нең Татарстан Республикасындагы  бүлеге тәкъдим итә.

Корбанов Рафис Харис улы

 «Рафис Корбан шигырьләре» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел) китабы өчен. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим итә.

Леронов Лемон Лерон улы

 «Бәхеткә биш минут кала: пьесалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел), «Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар» (Казан:  Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел), «Җил көймәсе: шигырьләр» (Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел) китаплары өчен. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы тәкъдим итә. 

Матуров Илдар Заһир улы

 «Моя линия фронта» («Фронт сызыгы» (2010 ел), «Туфан есть Туфан» («Туфан – Туфан инде ул» (2013 ел) документаль фильмнары өчен. Татарстан Республикасы  Кинематографиячеләр берлеге тәкъдим итә.   

Салихов Харис Салих улы

«Дин вә фән (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре» (Казан: «Идел-Пресс», 2012 ел), «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» (Казан: «Идел-Пресс», 2008 ел). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим итә. 

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының түбәндәге составтагы иҗат төркеме:   Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Ковтун Георгий Анатольевич (балетмейстер-сәхнәгә куючы), Андреева Кристина Андреевна (балерина, Җанәкә ролен башкаручы), Тимаев Михаил Иванович (балет артисты, Батый хан рухы ролен башкаручы).  «Алтын Урда» спектаклен һәм аның образларын тудырган өчен.  Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International