Марсельдә Рус сәнгате фестивалендә Качалов театрының Достоевский әсәре буенча куелган "Дядюшкин сон" спектакле тамашачылар алкышлары белән тәмамланды.
«Турски» театры сәхнәсендә узган бу спектакльдә ике көн элек качаловларның «Чия бакчасы»н карап тәэсирләнгән тамашачылар күпчелек иде. Фестивальдә Качалов театрының катнашуын Ришар Мартен – әлеге чараны оештырган һәм җитәкләгән кеше – "Марсель тамашачысына бүләк" дип атады. Киләсе фестивальдә качаловлар «Алтын фил» спектаклен күрсәтү турында килешү төзеделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте