Татар җырчысы Альбина Шаһиморатова Нью-Йорк сәхнәсендә чыгыш ясый

2015 елның 17 марты, сишәмбе

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Альбина Шаһиморатова бүген Нью-Йоркның Метрополитен Опера сәхнәсендә Г. Доницеттиның “Лючии ди Ламмермур” операсында шул ук исемдәре рольне башкара. Операны сәхнәгә режиссер М.Циммерман куя. Альбина Шаһиморатова белән бер сәхнәдә исә Жозеф Каллея (Энрике), Лука Салси (Эдгардо) уйнаячак, дирижер – Маурицио Бенини.

Ватандашыбыз бу сәхнәдә 16, 19, 24, 28 март һәм 1, 4, 7, 10 апрель көннәрендә чыгыш ясаячак.

Искәртеп үтәбез: Лючии ди Ламмермур ролен М. Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә башкарганы өчен 2012 елда Альбина Шаһиморатова Россиянең “Алтын битлек” милли театраль премиясенә лаек булган иде. Казаннан тыш, әлеге рольне ул Миланның “Ла Скала” театрында башкарды, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Татар-информ” МА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International