16 – 18 мартта Оренбург филаромониясендә «Денис Мацуевның Оренбург сезоннары» бишенче бөтенроссия академик сәнгать фестивале узачак. Анда пианист, Россиянең атказанган артисты Денис Мацуев чакыруы буенча ТР ДСО сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский катнашачак. 16 – 17 мартта ул Е.Ф.Светланов исемендәге Дәүләт академия симфоник оркестрына дирижерлык итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте