Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарларның федераль милли-мәдәни мохтариятенең VIII хисап-сайлау конференциясе делегатлары белән очрашу булды

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

13 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарларның федераль милли-мәдәни мохтариятенең VIII хисап-сайлау конференциясе делегатлары белән очрашу булды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина очрашуда катнашучыларга татар халкының мәдәни мирасын саклап калу, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә алып барылган системалы эш турында сөйләде.

Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грантлары ярдәмендә 2014 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды. Аеруча актив эшчәнлек алып барган мохтариятләр министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International