Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлап «Хәтерлибез! Горурланабыз! Рәхмәтлебез!» дигән патриотик акция уздыра.
Бу акция кысаларында киң җәмәгатьчелекне сугышта һәм тылда сукырайган татарстанлыларның тормышы һәм батырлыгы белән таныштыручы электрон елъязма булдырылачак. Аның материаллары белән http://veteranvov.blogspot.ru/ адресында, шулай ук китапханә сайтында танышырга мөмкин булачак. Материаллар шулай ук Россия дәүләт сукырлар китапханәсе тарафыннан әзерләнә торган "Хәтер вахтасы" елъязмасына да кертеләчәк.
Елъязманы булдыруда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен булган материалларны Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең metod.rsbsrt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
89033438746
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте