11 мартта «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе Казан халыкара мөселман кинофестивале җиңүчеләренә тапшырыр өчен сынчык (статуэтка) проектына ачык конкурс игълан итә.
Конкурс 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Анда скульпторлар, рәссамнар, архитекторлар, иҗат төркемнәре, башка кызыксынган затлар, шул исәптән «архитектура», «дизайн» һәм «скульптура» юнәлешендә эшли торган югары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары, оешмалар катнаша ала. Конкурста җиңү яулаучыга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
8 (843) 2731432.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте