В.И.Качалов театры труппасы Франциягә гастрольләргә китә

2015 елның 6 марты, җомга

Качалов театры труппасы 10 мартта Франциягә гастрольгә китә. А.П.Чехов пьесасы буенча куелган «Вишневый сад» спектакле, Ф.М.Достоевский әсәре буенча куелган «Дядюшкин сон» спектакле белән театр 13,14,17 мартта Марсельдә узачак ХХ  Рус сәнгате фестивален ачып җибәрә.  

Качаловлылар бу фестивальдә инде сигезенче тапкыр катнаша. Биредә алар төрле елларда иң күренекле спектакльләре белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International