Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың дәүләт театрларына ел саен тәнкыйтьчеләр коллегиясен спектакльләр карап, алар буенча фикер алышырга җибәрә. Коллегия күренекле сәнгать белгечләреннән, мәдәният уку йортлары укытучыларыннан, журналистлардан һ.б. төзелә.
Чаллы дәүләт курчак театры тәнкыйтьчеләргә яңа 4 спектакль: «Оскар һәм алсу киемле ханым», «Мияу» дип кем әйтте?», «Керпе һәм томан», «Көлбикә» спектакльләрен күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте