Хатын-кызга фатиха бирегез…

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Җир йөзендә төрле вакыт һәм төрле чорларда нәрсә генә эшләнмәсен, аның һәрберсендә хатын-кызның катнашы бар. Гүзәл ханымнар һәм туташлар гомер бакый сөю һәм наз, тормыш бүләк итүче, рухландыручы, иҗади этәргеч бирүче һәм бәлаләрдән саклаучы олы көч булып тора.

6 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры «Хатын-кызга фатиха бирегез…» дигән бәйрәм концертына чакыра. Анда гүзәлләрдән гүзәл хатын-кыз образы   чагылыш тапкан,    төрле чорларда иҗат ителгән иң камил музыкаль әсәрләр тәкъдим ителәчәк. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International