22 февральдә ДЗКЗда Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты «Шәм яктысында музыка» циклыннан концерт бирә. Республиканың дәүләт премияләре лауреаты булган коллектив музыкантлары классицизм һәм романтизм чоры композиторлары әсәрләреннән төзелгән «Сарай музыкасы» программасын тәкъдим итә. Кыллы квартетның бу концертларын Казан тамашачысы бик җылы кабул итте. Алар ябык кичәләр традицияләрен дәвам итә. Монда җылылык, үзенә күрә аерым бер рух хакимлек итә, башкарыла торган музыканың жанр төрлелеге таң калдыра. Концертны алып баручы музыка тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар бирә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте