Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында «Ак хисләр» XI Халыкара вокалчылар конкурсы узды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында  «Ак хисләр» XI Халыкара вокалчылар конкурсы  узды.

Авыл артистларыннан тыш, конкурста күрше-тирә районнар һәм Башкортостан Республикасы вокалчылары катнашты.  

Конкурс кысаларында  профессор, Татарстан Республикасының Халык артисты Миңгол Галиев конкурсантларга осталык дәресләре уздырды. Җиңүчеләр «Татар моны» халыкара яшь башкаручылар  телевизион конкурсында катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International