Беренче тапкыр татар гөслә көйләрен туплаган диск дөнья күрде

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге "Звучат татарские гусли" (вып.1) дип исемләнгән җыентык чыгарды. Ул ике компакт-дисктан тора: CD һәм DVD. Эчтәлеген танылган музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2013 елда Республикабызның Балтач районында язып алган үрнәкләр тәшкил итә. Әлеге экспедиция Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылды. Проектның җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

Хәзер инде аутентик гөслә көйләрен ишетү белән беррәттән уен коралының төзелеше, башкару тәртибе белән дә танышырга мөмкин. Дисклардан тыш, 12 биттән торган буклет та бар. Анда гөсләчеләр турында, аларның репертуары, уйнау манерасы һәм башка төрле мәгълүмат урын алган. Фотолар да бирелә.

Үзенчәлеге тагын шунда ки, бу аудиовидео җыентык берүк вакытта өч серияне ачып җибәрә: "Музыкальное наследие татарского народа" дигән гомуми серияне һәм аның астындагы "Полевые записи фольклориста Э.Р. Каюмовой", "Звучат татарские гусли" серияләрен.

Э.Каюмова әйтүе буенча, "видеоязмалар гади аппаратурага, эш процессында кулланыр өчен ясалсалар да, үз әһәмиятен җуймаганнар".

Басманың максаты – уникаль һәм югалып бара торган халык сәнгатен саклау гына түгел. Әлеге материаллар зур фәнни-гамәли кыйммәткә ия. Аларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин. Башкаручылар өчен – кирәкле методик кулланма булып торачак. Тиздән музыка коралларында уйнаучылар (солистлар һәм ансамбльләр)  матур гөслә көйләрен репертуарларына кертер дип, ышанасы килә.

Сүз уңаеннан искәртеп куябыз, "Иске Казан түгәрәк уены" һәм "Түгәрәк уен" фестивальләрендә "Гөсләдә уйнаучы" дигән аерым номинация бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International