13 февральдә көндезге сәгать өчтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында Е.Г.Ласточкина исемендәге чукрак һәм начар ишетүче балалар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләрнең «Без рәсем ясыйбыз!» дигән күргәзмәсе ачылды.
Анда балаларның 40 рәсеме һәм аларның укытучысы Горбунова Гөлсинә Мөнир кызының 20 рәсеме куелган.
Ишетми торган балаларга рәсем ясау аша белем бирү атаклы сурдопедагог Е.Г.Ласточкинаның (мәктәпкә аның исеме бирелгән) программасында күренекле урын тоткан.
Горбунова Г.М., рәссам-педагог, чукрак һәм начар ишетүче балалар белән күптән һәм уңышлы эшли. Аның укучылары күп кенә күргәзмәләрдә, шул исәптән, музей күргәзмәләрендә дә, катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте