Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Татарстан – бармак очларында» проектына йомгак ясалды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Рус география җәмгыятенең акчалата ярдәме белән узган елны үткәрелгән «Татарстан – бармак очларында» проектына йомгак ясалды.  

Тантаналы җыелышта күп кенә рәсми затлар, кунаклар, китапханәнең даими укучылары катнашты.

Китапханә директоры Наил Сәфәргалиев һәм проект авторларының берсе – Гөлүсә Закирова проектны уздыру этаплары һәм аның йомгаклары турында сөйләде, аның барышында басылып чыккан китаплар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

Шушы ук көнне китапханәдә Антарктидага экспедициянең аеруча мавыктыргыч күренешләре чагылдырылган «Салкынлык полюсы» дигән фотокүргәзмә, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус форматта чыгарылган китаплардан, китапханә фондларындагы рельефлы-график география дәреслекләреннән төзелгән «Татарстан – бармак очларында» күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International