26 гыйнварда Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлегендә Казанның 3 нче гимназиясе 10 сыйныф укучылары өчен «Әдәбият сәгатьләре» циклында А.П.Чеховның тууына 155 ел тулу уңаеннан китап күзәтү узды. Укучылар бөек язучы һәм аның әсәрләре турында бик күп яңалык белделәр. Чеховның тәрҗемәи хәленә, аның әсәрләренә һәм геройларына багышланган викторина бик җанлы узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте