Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан мәдәниятының потенциалы зур»

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Соңгы елларда Татарстан мәдәнияты югары темплар белән үсте, ләкин бүген яңа зур бурычлар куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа гына төзекләндерелгән Качалов исемендәге Казан академия зур драма театры бинасында беренче мәртәбә узган республиканың Мәдәният министрлыгының нәтиҗәләр чыгару коллегиясендә белдерде.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин докладында билгеләгәнчә, 2014 ел мәдәни вакыйгаларга бай булды. Бу Россиядә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы, Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү елы булды. Казан 2014 елда төрки дөнья башкаласы исемен йөртте, ә Муса Җәлил исемендәег опера һәм балет театры 140 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда мәдәният тармагында уртача эш хакы соңгы ике елда 76% ка артты. 2014 елда 71 мәдәният учреждениесендә капиталь ремонт яисә реконструкция үткәрелде, 51 яңа бина төзелде, шул исәптән 47 авыл клубы. 25 мәдәни мирас объекты төзекләндерелде.

Шулай ук ул чыгымнарны оптимизацияләү зарурлыгы турында белдерде. 2014 елда республиканың консолидацияләнгән бюджеты мәдәният тармагына 10,29 млрд. сум сарыф итте. Чыгымнарның 80% тирәсе хезмәт хакы түләүләре һәм биналарны тоту булды, шул ук вакытта, алга таба хезмәт хакын арттыру өчен, оптимизация үткәрү кирәк.

Мәдәният учреждениеләренең бюджеттан тыш керемнәре күләме 2014 елда 719 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән 496 млн. сум республика мәдәният уреждениеләрендә, 223 млн. сум – муниципаль мәдәният уреждениеләрендә. Керемнәрне арттыру өчен, министр фикеренчә, муниципаль мәдәният уреждениеләрендә килгән халык санын теркәү системасын камилләштерү кирәк.

Коллегиядә аерым доклад Татарстанның 2030 елга хәтле социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында мәдәният тармагын үстерүгә багышланган иде. Доклад белән стратегияне башкаручыларның берсе Югары икътисад мәктәбенең Практик икътисад тикшеренүләре үзәге директоры Татьяна Абанкина чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, статегияне башкаручылар мәдәниятны кеше капиталын үстерүнең әһәмиятле өлеше итеп күрәләр. Шулай ук стратегиядә мәдәниятны Татарстанның туристлар өчен кызыклы булуын арттыру чыганагы итеп куллану да тәкъдим ителә.

Проектта мәдәниятның дәүләт һәм муниципаль секторын ныгыту, иҗади кадрларны яңадан булдыру, мәдәният белән мәгарифне берләштерү каралган.

РФ мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев федераль министр исеменнән сәламләде. Аның сүзләренчә, 2014 ел мәдәният тармагында истәлекле булды, з министрлык үзе регионнар ягына карый башлады. Шул ук вакытта РФ Мәдәният министрлыгы эшендә Татарстан тәҗрибәсен, аерым алганда, авыл клубы проектын куллана.

Республика җитәкчелеге эшчәнлеге, аның сүзләренчә, мәдәният өлкәсендә федераль сәясәт белән туры килә. Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе, министр урынбасары фикеренчә, татар халкының бик зур мирасы барлыгын күрсәтә. «Татарстанда һәйкәлләрне торгызу тәҗрибәсе бөтен Россия буйлап тарихи-мәдәни үзәкләрне торгызуда кулланылачак», - дип ассызыклады РФ мәдәният министры урынбасары.

Ул мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыруга федераль җитәкчелек финанслар өстиячәген хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, Григорий Ивлиевтан шәхсән мәдәният министры Владимир Мединскийга Татарстанга ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен әйтүен сорады. «Минемчә, Мәдәният министрлыгының бөтен яңа программаларын да без хупларбыз», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Мәдәният елы, аның фикеренчә, гомумән Россиядә һәм аерым Татарстанда да уңышлы узды. «Без бөтен илебезнең һәм аның халыкларының үзенчәлекле булуын күрсәттек», - дип билгеләде Татарстан Президенты.

Аның фикеренчә, Мәдәният елы тулаем Россиядә дә, шулай ук Татарстанда да бик уңышлы узды. «Без бөтен илебезнең һәм аның халыкларының аларга гына хас үзенчәлеген күрсәттек», - диде Татарстан Президенты.

Ул искә төшергәнчә, Россия Федерациясенең 30% татары гына Татарстанда яши, шуңа бәйле рәвештә Мәдәният министрлыгын Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче халыкларга да ярдәм итәргә өндәде. «Бу бик зур эш һәм без аны да башкарып чыгарга тиеш», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Свияжскны ЮНЕСКО исемлегенә кертү эше дә, Россия тирәсендәге катлаулы сәяси ситуациягә карамастан, дәвам итәргә тиеш. «Бу – безнең тарихи урыннарыбызның берсе, без аның белән горурланабыз, без аны торгызу өчен күп көч куябыз», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Татарстанда башка тарихи-мәдәни ядкярләргә дә ярдәм таләп ителә.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган мәдәни сәясәт нигезләре, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, илдәге мәдәният үсеше өчен бик зур әһәмияткә ия.

Татарстан Президенты музейлар базаларында музей-мәгариф үзәкләре ачарга тәкъдим итте, Казандагы Лев Толстой музей-утарын мисал итеп китерде, реконструкцияләү тәмамланганнан соң аны Казанның 39 нчы мәктәбенә тапшыру планлаштырыла. «Мәдәният министрлыгына һәм Мәгариф министрлыгына мәктәп укучыларының мәдәни чараларда булулары буенча бөтен бер программа әзерләргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук IT-технологияләрнең зур мөмкинлеген искә алды һәм аларны китапханәләргә, музей эшенә актив кертергә тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2015 елда Мәдәният министрлыгының иң мөһим бурычларыннан берсе. «Без тарихи дөреслекне саклап калырга һәм геройларыбызга лаеклы хөрмәт күрсәтергә тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Мәдәният тармагы өчен кадрлар мәсьәләсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гади генә түгел. Аерым алганда, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына Суриков сәнгать училищесының Казадагы филиалына ярдәм итү юлларын карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелеге республика музейларын торгызу һәм камилләштерү эшен киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип раслады. «Бик уңышлы музейлар бар, бик популяр булмаганнары да, моны хәл итәргә кирәк», - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

«Мәдәният туризмны да алга сөрә, бу эшне дә дәвам итәбез, «Татарстан мирасы» брендын булдырдык. Аны алга җибәрү эшен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Мәдәният министры Григорий Ивлиевка мөрәҗәгать итеп, ул илдә төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең толерантлыгына һәм тату яшәвенә аерым игътибар биререргә өндәде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсеннән файдаланырга тәкъдим итте.

«Минемчә, безнең потенциал бик зур, - диде Татарстан Республикасы Президенты чыгышының азагында. – Узган ел бик күп эшләр эшләнгән, эшлисе эшләр тагын да күп. Сезнең тармак кешеләрне рухи баету өчен бик күп эшләр башкара. Мин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективына олы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм яңа уңышларга ирешүләрен телим».

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International