19 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә “Һөнәр” фестиваленең драматургия лабораториясендә пьесалар укыла. Искәртеп үтәбез, быел Татарстанда беренче тапкыр драматургия лабораториясе үтә. Дүрт автор бер атна эчендә режиссер белән берлектә булачак пьесаның эскизын тудыралар. Лабораториянең сәнгать җитәкчесе – Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, театр тәнкыйтьчесе, драматург Олег Лоевский.
Быел октябрь аенда “Һөнәр” фестивале синопсислар бәйгесе игълан итте: һәр теләгән кеше булачак пьесаның кыскача эчтәлеген язып, оештыручыларга җибәрә ала иде. Нәтиҗәдә 4 синопсис сайлап алынды – 4 автор драматургия лабораториясендә катнашу хокукына ия булды. Һәр авторга ярдәмгә аерым режиссер билгеләнде:
- драматург Мансур Гыйләҗев (Казан) – режиссер Борис Манджиев (Элиста)
- шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин (Казан) – режиссер Лилия Әхмәтова (Казан)
- шагыйрь Сөмбел Гаффарова (Казан) – режиссер Дамир Сәмирханов (Минзәлә)
- драматург, журналист Равил Сабыр (Казан) – режиссер Айрат Абушахманов (Уфа).
Фестиваль башланганчы автор һәм режиссерлар танышып, булачак пьесалар хакында фикер алыштылар, аралаштылар. 15 декабрьдә “Һөнәр” VI Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестиваленең беренче көнендә драматургия лабораториясе дә үз эшен башлап җибәрде. Көн дә лабораториянең сәнгать җитәкчесе Олег Лоевский белән очрашулар үтте, синопсислар камилләште, үстерелде.
Ниһаять, иртәгә, 19 декабрьдә лабораториянең нәтиҗәләре тәкъдим ителә: 14.00 сәгатьтә Камал Театрының Кече сәхнәсендә булачак пьесаларның эскизлары укыла.
Пьесаларны тыңларга теләгән һәркем килә ала – керү ирекле. Пьесаларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары укый, дип хәбәр итә Театрның Матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте