19 декабрьдә 12.00 дә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Уенчыклар илендә Яңа ел маҗаралары» күргәзмәсе ачыла. Монда төрле чорга караган чыршы уенчыклары, революциягә кадәрге һәм совет чорындагы котлау открыткалары, XX гасыр башында Яңа ел бәйрәме уңаеннан бизәлгән кунак һәм балалар бүлмәләре интерьеры белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте