Бүген 20 ноябрьдә көндезге сәгать дүрттә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Төрекләрдә каһвә культурасы» күргәзмәсе ачыла.
Бу күргәзмә – Татарстан Республикасы Милли музееның Төркиянең Казандагы консуллыгы белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Каһвәне дөрес әзерләү өчен күп төрле махсус савыт-саба кирәк. Җәзбә генә түгел, бу – төрле зурлыктагы, рәвештәге, бизәлешләре белән аерыла торган чәйнекләр, чокырлар, суыту савытлары, поднослар, элгечләр, шулай ук тәлинкәләр дә. Күргәзмәдә XIX йөздә кулланылган каһвә пешерү өчен кирәкле савыт-саба җиһазлары куелган.
Музей кунаклары бу экспонатларны карап бәяләү белән беррәттән, төрек каһвәсен әзерләүне дә күзәтеп тору мөмкинлегенә ия булачак. Төркиянең төрек каһвәсе үзәге хезмәткәрләре – Орхан Халлик һәм Осман Сәрим әфәнделәр хуш исле эчемлекне осталарча дөрес әзерләү серләрен ачар. Һәм әлбәттә күргәзмәдән берәү дә чын төрек каһвәсен татып карамыйча китмәячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте