Хор коллективы Севастополь, Симферополь һәм Евпатория шәһәрләре тамашачыларына Советлар чорының иң танылган җырларыннан төзелгән программа тәкъдим итте. Татарстан артистлары чыгышын Кырым тамашачысы алкышларга күмде.
Программада шулай ук төрле халыклар – рус, татар, яһүд җырлары, казаклар фольклоры, дини музыка яңгырады. Кырым татарлары диаспорасына кадерле бүләк – аларның Шамил Шәрифуллин эшкәрткән «Домпулдай» җыры башкарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте