Алабугада халыкара музей конференциясе уңышлы уза

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Алабугада «Музей-тыюлыклар – киләчәк музейлары» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең рәсми ачылышы һәм пленар утырышы булды. Анда 5 илдән 90 кеше катнаша. 

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Россиянең мәдәни тормышында гаять әһәмиятле әлеге вакыйга белән сезне чын йөрәктән тәбрик итәм. Катнашучыларның һәммәсенә бу конференциядә нәтиҗәле эшчәнлек телим, Россиядә генә түгел, җир шарының төрле почмакларында  аның  йомгакларын файдалану ихтыяҗы булачак, дип ышанам.  Һәм, әлбәттә,  Алабуга музей-тыюлыгын безнең барыбызның да әлеге борынгы гүзәл төбәктә  җыелуыбызга төп сәбәп булган, күркәм форсат биргән зур юбилее белән тәбрик итәм», – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең чыгышында. 

Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: әлеге конференция  – Россиядә һәм БДБ илләрендә  мондый форматтагы беренче  чара. Чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар шулай ук конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерделәр. ОРоссиянең  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International