Бүген, 19 ноябрьдә, Алабуга музей-тыюлыгының 25 еллыгына багышланган «Музей-тыюлыклар – киләчәк музейлары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 40 музей һәм музей-тыюлык вәкилләре катнаша. Конференцияне ачуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Конференция 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте