Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган "Бер күрешү- үзе бер гомер" спектакленең премьерасы узды

2014 елның 7 ноябре, җомга

Кичә 6 ноябрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көнендә, Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган "Бер күрешү- үзе бер гомер" спектакленең премьерасы узды. Премьерада пьесаның авторы Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым да бар иде. 

Спектакльне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин да карады.

Туган көнендә театр үзенең  ветеран һәм арабыздан киткән артисларның туганнары белән театр музеенда очрашу да  уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International