Үзенең 131 нче туган көнендә, 5 апрельдә, Татарстан Республикасы Милли музее «Сирәклекләр кабинеты: Борынгы Мисыр һәм антика коллекцияләре» дигән яңа күргәзмә ача. Күргәзмә музейның Мисыр һәм антика коллекцияләрен беренче тапкыр тулы күләмдә тәкъдим итәчәк – безнең эрага кадәр IV меңьеллыктан башлап, безнең эраның III–IV гасырларындагы Рим Мисрындагы ут савытына кадәр.
Күргәзмә «сирәклекләр кабинеты» форматында оештырылган – предметлар XVIII–XIX гасырлардагы Европаның бөек коллекционерлары чорында күрсәтелгәнчә тәртипкә салынган. Бу академик принцип аерым артефактларны гына түгел, ә коллекцияне үзенең формалашу тарихы, табылган урыннары географиясе һәм җыю логикасы белән бер күренеш буларак күрергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмәнең үзәк фигурасы – Андрей Фёдорович Лихачёв, казанлы коллекционер, аның җыентыгы белән ике коллекциянең дә тарихы башлана. Аның шәхси зонасы залны физик рәвештә Мисыр һәм антика өлешләренә бүлеп, аларны бердәм хикәягә берләштерә.
Күргәзмә күрсәткәнчә, ТР Милли музеенда эре федераль һәм чит ил музейлары белән беррәттән халыкара әһәмияттәге коллекцияләр бар. Казан җыелмасының уникальлеге-аның төбәк контекстында: XIX-XX гасырларда Казанда коллекцияләү тарихы һәр предметның биографиясенә турыдан-туры язылган.
Татарстан Республикасы Милли музее
Казан шәһәре, Кремль ур., 2
Материал күргәзмә кураторы комментарие нигезендә әзерләнгән.