Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.
Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: Казан шәһәре, Һ.Такташ урамы, 74 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы; яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасына җибәрү сорала.
Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
Җиңүче әсәрләр 2026 елның ноябрендә игълан ителәчәк.
Өстәмә белешмәләрне 8 (843) 222-88-24 телефоны буенча яисә ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
