8 ноябрьдә Россия дәүләт академия Зур театры сәхнәсендә «Crescendo» музыкаль фестиваленең йомгаклау концерты була, анда фестивальнең арт-директоры Денис Мацуев чакыруы буенча Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДСО чыгыш ясаячак. Илнең иң мәшһүр сәхнәсендә чыгыш ясау – оркестр биографиясендә тарихи вакыйга һәм Татарстан Республикасы мәдәни тормышының яңа үрләргә күтәрелүенә бер дәлил булып тора.
http://www.crescendo-fest.ru/, +79377797750, +7(843)236-73-65.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте