Казанда ноябрь аенда үзешчән театр коллективларының «Идел йорт» фестивален уздыру традициягә әйләнде инде. Казан тамашачысына Татарстан Республикасы муниципаль районнары, шәһәрләре, шулай ук Башкортостанның кайбер районнары һәм шәһәрләреннән 19 үзешчән театр коллективы үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Фестиваль 24 ноябрьдә ябыла.
«Идел йорт»ның беренче көнендә, традициягә тугры калып, 2013 елда җиңү яулаган коллектив – Арча район мәдәният йорты халык театры Г.Зәкиеваның «Елый икән, елый ирләр дә» спектаклен күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте