3 ноябрьдә «Сәнгатькә багышланган төн» бөтенроссия акциясе кысаларында «Манеж» күргәзмәләр залында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Казан Кремленең рельефлы-график схемасын тәкъдим итү булды. Әлеге басма күзләре начар күрүчеләрне аларга аңлаешлы форматта Казан Кремле – архитектура-мәдәният һәйкәле белән таныштыра.
Китап «Татарстан – бармак очларында» проекты кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде һәм чыгарылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте