Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт була

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә көндезге сәгать икедә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт була. Анда «Татарстан – туган йортыбыз» фестивалендә катнашкан коллективлар,Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «La Primavera» Казан камера оркестры, Халыклар дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячак. Чарада шулай ук Төрекмәнстан артистлары да катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International