5 ноябрьдә кичке сәгать биштә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Илгизәр Сәмәкәевның күргәзмәсе ачыла.
Илгизәр Сәмәкәев – танылган рәссам, 1981 елда И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлый, мәшһүр оста Д.К.Мочальскийның шәкерте. Күргәзмә останың 60 еллык юбилеена багышлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте