«Изге җырлар» хор музыкасы фестивале

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе

1 ноябрьдә Свияжскида «Вакыйгалар туризмы» программасы кысаларында «Изге җырлар» хор музыкасы фестивале уздырылды.

Форум Свияжскиның тарих музеенда Татарстан Республикасы дәүләт кыллы квартеты башкаруында рус композиторларының камера музыкасы концерты белән ачылды.  Музыкантлар  П. Чайковский, С. Рахманинов, В. Мартыновның, шулай ук рухани җырлар жанрында иҗат итүче башка авторларның әсәрләрен башкарды. Шулай ук монастырьның ирләр хоры, Удмуртиядән академия хор капелласы чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International