Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә - 15 яшь

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе

1 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең юбилей концерты узды. Юбилей уңаеннан ансамбльне тәбрикләгәндә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: "Без бу ансамбль белән бик күп илләрдә, җирләрдә татар данын дан иттек. Кая гына чыкса да, ансамбль Татарстан исемен югары йөртә",- дигән сүзләр әйтте. Министр шулай ук ансамбль артистларына Мактау грамоталары һәм "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" күкрәк билгеләре тапшырды. Мактау грамоталары белән Айдар Әхмәтҗанов, Роберт Мәүлетов, күкрәк билгеләре белән Эльза Габдуллина-Хамматова, Гөлшат Сәлимгәрәева, Илнар Фәйзетдиновлар бүләкләнде. Юбиляр коллективны котлап Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ф.Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт академия бию ансамбле, "Айкай" Удмурт дәүләт җыр театры, "Сорнай" татар фольклор ансамбле, "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артистлары Фәдис Ганиев, Халит һәм Айнур Фатыйховлар чыгыш ясады. Кичнең иң ямьле тагын бер мизгеле - ансамбльдә эшләп киткән егетләрнең "Рамбар күлләре"н күмәкләп җырлавы булды, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International