3 ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Сәнгатькә багышланган төн» бөтенроссия акциясендә катнаша. Һәрбер музей үзенең программасын әзерләде.
«Эрмитаж-Казан» үзәгенә килгән һәркем Көнчыгыш әкиятләренең серле дөньясына сәяхәт итә ала. Кунакларга ком анимация бәйрәме, «Аллаһының туксан тугыз исеме» классик ислам сәнгате күргәзмәсендә театральләштерелгән тамаша, декупаж, ефәк һәм пыялага рәсем ясау буенча осталык дәресләре тәкъдим ителәчәк. Татарстанның табигать тарихы музеенда хайваннар, кошлар һәм табигать күренешләренә багышланган викторина, җырлар һәм шигырьләр конкурсы узачак. Ислам тарихы музеенда «Заманча мөселман киеме: милли колорит һәм яңа тенденцияләр» дигән темага түгәрәк өстәл әзерләнә. «Манеж» күргәзмәләр залында суга сурәт төшерергә – эбру ясарга өйрәтәчәкләр. Моннан тыш күзләре начар күрүчеләр өчен Казан Кремленең рельефлы-график схемасы тәкъдим ителәчәк.
Казан Кремлендә әлеге төндә булачак күпсанлы чараларның бу кайберләре генә. Музейлар төнендә программа бик бай һәм тәэсирле булырга охшый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте