«Мир» кинотеатрында Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудольф Нуриев. Балачак» әсәре тамашачыга тәкъдим ителде

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе

30 октябрьдә «Мир» кинотеатрында Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудольф Нуриев. Балачак» әсәре тамашачыга тәкъдим ителде.  

 2013 елда шушы ук режиссер «Рудольф Нуриев. Туган ил белән бәхилләшү» документаль фильмын экранга чыгарган иде инде. Бу юлы автор бөек биюченең бала чагына, аның туганнары, тирәлеге белән, сәяси система белән булган каршылыклары башлангычын сурәтләүгә багышланган тулы метражлы уен фильмын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International