Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Красноярскида 2015 елда Федераль Сабантуй уздыру мәсьәләләренә багышланган беренче эш киңәшмәсе узды

2014 елның 31 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Красноярскида 2015 елда Федераль Сабантуй уздыру мәсьәләләренә багышланган беренче эш киңәшмәсе узды. Анда Красноярск крае делегациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Түбән Кама муниципаль районы администрациясе вәкилләре катнашты. Киңәшмәне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин уздырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International