5 – 14 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада»VII халыкара сәнгать фестивале узачак. Фестивальне ачып җибәрәчәк СССРның халык артисткасы, Социалистик хезмәт герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Александра Пахмутованың 85 яшьлек юбилеена багышланган кичәгә барлык билетлар сатылып беткән. Кичәдә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Мариин театры солистлары Ирина Матаева, Сергей Романов, Карина Чепурнова, Вадим Кравец чыгыш ясаячак.
Програмада композиторның популяр җырлары.
14 декабрьдә булачак дүрт тапкыр ”Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреаты «Евгений Панфилов балеты» театры башкаруындагы «Ромео һәм Джульетта» (С.Прокофьев) балетына да билетлар сатылып беткән диярлек, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте