Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Мәдәният елы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтә.

13 ноябрьдә Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» музыкаль комедиясе, 14 ноябрьдә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган «Алтын көз» комедиясе тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

 Спектакльләрдә театрыбызның өлкән буын артистлары белән беррәттән талантлы яшьләре дә катнаша.

Спектакльләр Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк. (Мәскәү шәһәре, Лесная урамы, 18)

Белешмәләр өчен телефон: 87 925 517-2396

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International