Алабуга музей-тыюлыгында – «Сәнгатькә багышланган төн»

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы шәһәр халкын һәм аның кунакларын «Сәнгатькә багышланган төн» дигән үзенчәлекле чарага дәшә.  Сәгать кичке алтыдан  төнге сәгать уникегә кадәр  музей кунаклары «Коръән: гармония тарту көче» дигән кызыклы күргәзмә белән таныша алачак.    Рәссам Ч.И.Шәрифуллина гарәп каллиграфиясе дәресе уздырачак. Шәһәр тарихы музеенда шулай ук төрле осталык дәресләре уздыру каралган. М.И.Цветаева әдәби музеенда һәм Көмеш чор китапханәсендә «Шигърият төне» узачак. 

8-927-468-89-82.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International