30 октябрьдә «Мир» кинотеатрында Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудольф Нуриев. Башлангыч» фильмы премьерасы була. 2013 елда «Мир» кинотеатрында Ф.Дәүләтшинның бөек артистның фаҗигале тормышы турында бәян ителгән «Рудольф Нуриев. Туган ил белән бәхилләшү» дигән тулы метражлы документаль фильмы тамашачыга тәкъдим ителгән иде. Соңгы фильм ике елга якын төшерелгән. Бәләкәй Рудольфны Игорь Марков, үсмер чагын Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры опера һәм балет театры артисты Нурбәк Батуллин башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте