Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Яшьләр симфоник оркестры баш дирижеры Реад Кутси (Дубай шәһәре) Казан шәһәрендә яшь музыкантларга осталык дәресләре бирде

2014 елның 24 октябре, җомга

Реад Кутси – Берләшкән Гарәп әмирлекләренең Яшьләр симфоник оркестры баш дирижеры – Казанда дүрт көн буена шәһәребезнең һәм Ижевскиның яшь музыкантларына осталык дәресләре бирде. Бу чара  «Мәдәни транзит» фестивале барган көннәрдә узды.  Маэстроның  «Европада һәм берләшкән Гарәп әмирлекләрендә балалар-яшьләр оркестрларының  башкаручылык осталыгы» дигән лекциясе шулай ук гаять эчтәлекле һәм файдалы булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International