Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификацияләрен күтәрү) институты делегациясе «Мәдәният. Киләчәккә караш» I Мәскәү халыкара форумында катнашты.
Чара Мәскәүнең Манежында 15 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр узды.
Фестиваль соңгы елларда шәһәрнең мәдәни даирәсендә барган үзгәрешләргә анализ ясау һәм алар буенча фикер алышуда беренче тәҗрибә булды. Анда шулай ук киләчәк үсешнең тәртибе дә билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте