24 октябрьдә 18.00дә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Казан фотографларының «Шәһәрдә танго» дигән күргәзмәсе ачыла.
Зоя Антонова, Рамил Вәлитов, Эльвира Галиева, Алена Герасимова, Игорь Глазырин, Ирина Дмитриенко, Рафис Закиров, Сергей Матвеев, Фәрит Сәйфуллин, Павел Серпокрылов, Алексей Щелконоговның күргәзмәдә куелган эшләрендә танго биюе мизгелләре тотып алынган.
Күргәзмәне ачу вакытында Казанда аргентина тангосы мәктәбе вәкилләре «Без сезгә танго турында сөйләргә телибез» дигән танго-перфоманс уздыра. Күргәзмә эшләгән көннәрдә алар ачык дәресләр дә бирәчәк (конференц-залда).
(843) 236-69-31
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте