Лина Арифулина «Тюрквижн» турында: «Татар булганга, миңа төрки дөнья темасы бик якын»

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Күп кенә популяр концертлар һәм телевизион тапшырулар продюсеры һәм режиссеры Лина Арифулина Казанга ТЮРКВИЖН-2014 халыкара телевизион җыр конкурсын әзерләү һәм уздыруга багышланган киңәшмәдә катнашырга килде. Соңыннан ул журналистлар белән әңгәмә корды.  

 «Иң мөһимеэшләгән эшебез белән горурланырлык сокландыргыч, яхшы халыкара музыкаль  конкурс уздыру. Без заманча, тиешле югарылыктагы, кызыклы номерлардан торган тамаша ясарга ниятлибез:  акробатлар да, тылсымлы әверелешләр дә булачак. Телевизион эфирда да тамашачыларны көтелмәгән «күчтәнәч»ләр белән сыйларбыз. Бу эш бик мавыктыргыч. Мин музыкаль конкурсларга мөкиббән китәм. Алар һәрчак бик матур була, катнашучылары дулкынлана, ярыша. Татар булуымны исәпкә алганда, төрки дөнья темасы миңа бик якын», – диде  Лина Арифулина.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International