Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТЮРКВИЖН-2014 халыкара телевизион җыр конкурсын әзерләү һәм уздыруга багышланган киңәшмә узды.
Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин уздырды. Очрашуда конкурсның баш продюсеры Лина Арифуллина һәм генераль координаторы Ислам Багиров катнашты. Быелның 21 ноябрендә узачак ТЮРКВИЖН-2014 конкурсына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте