Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында КФУ базасында эшләүче Балалар Университеты укучылары өчен театраль дәрес уздырылды

2014 елның 19 октябре, якшәмбе

Качалов исемендәге театрның төп сәхнәсендә спектакльләр ноябрьдә генә күрсәтелә башлый, әмма бүген театрның бу залы тамашачылар белән шыгрым  тулы иде.  

19 октябрьдә биредә КФУ базасында эшләүче  Балалар Университеты укучылары өчен театраль дәрес уздырылды. 400гә якын бала, ата-аналары һәм укытучылары белән бергәләп, яңартылган залның беренче кунаклары булды.  

Театраль дәресне Качалов театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Яковлевич Славутский уздырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International